Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә һәлакәтләрен киметү, иминлекне саклау, кисәтү чараларын арттыру бурычы куелды.

(27 март, “Апастово-информ”). 

 

  Район башкарма комитеты җитәкчесе  Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә барган утырышта буенча  Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча инспекторы Эльмир Низамов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 

 2025 елның 2 аенда аварияләрнең торышы һәм районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең төп проблемалары, районның матбугат чаралары аша юл һәлакәтләрен кисәтү, юлларны яктырту, куркынычсыз итү, Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Апас районында аварияләр торышы турында сүз барды. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе 2 айлык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады.

“2025 елның 2 ае торышы буенча, Апас районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар һәм тән җәрәхәтләре алучылар саны артуы күзәтелә. Быел район территориясендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган, 6сы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шул исәптән 1 бала”, - диде ул. 

 Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2025 елның 2 аенда 537 административ хокук бозу ачыкланган, шуларның 7се исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен, 19ы каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен җәза алган. 

“Йолдыз” газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева массакүләм мәгълүмат чаралары аша барган кисәтү чараларына тукталды. Киләчәктә суд залларыннан репортажлар булачагы да әлеге утырышта хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев