Табар Черкене мәктәбендә балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Комиссия вәкилләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, балаларның көнкүреше, шөгыльләре, ял вакытларын файдалы уздыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
(27 март. “Апастово-информ”)
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясе рәисе Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә узган утырышта район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, комиссия вәкилләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
Көн тәртибендә бүгенге көндә җәмгыять алдында кискен торган балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр һәм балаларның көндәлек мәшгульлеге мәсьәләләре каралды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин үзенең чыгышында соңгы вакытта республикада балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр хакында мәгълүмат җиткерде, балаларны җәлеп итеп кылынган алдауның иң киң таралган ысуллары һәм схемалары турында сөйләде. Педагогларга, комиссия вәкилләренә балаларның социаль челтәрләрдә аралашу контентына игътибар бирергә, ешрак әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга җаваплылык турында кисәтергә киңәш итте.
Район прокуроры Зөфәр Абитов соңгы вакытта балаларны, яшүсмерләрне җинаять юлына тартуның яңа төре - дропперлык барлыкка килүе хакында әйтте. Балалар арасында дропперлык эшчәнлегенә каршы кисәтү, аңлату чаралары күрергә кирәклеген белдерде.
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина балаларның интернет уеннарга тартылуына тукталып, әлеге мавыктыргыч уеннарның көчле психологик тәэсир ясавы, мошенниклар тозагына эләгү ихтималлыгы хакында кисәтте.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина каникуллар вакытында балаларны түгәрәк эшләренә җәлеп итү, катлаулы хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның көнкүреше, шөгыльләре турында сөйләде.
Утырышта балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе дә яңгырады. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин балаларның һәм яшүсмернең җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар белән таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясерәисе Гөлүсә Галләмова йомгаклау сүзе белән чыгып, һәр баланың көнкүреше игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәртеп, бурычлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев