ЮХИДИ хезмәткәрләренә район үзәгендә төн уртасында салмыш килеш руль артына утырган яшь шоферга беркетмә төзергә туры килгән.
(23 март, “Апастово-информ”).
“Әле яңа гына таныклык алып, транспорт белән идарә итү тәҗрибәсе дә булмаган килеш, ул исерткечләр кулланып юлга чыгарга батырчылык иткән. Нәтиҗәдә, юлы уңышсыз тәмамланды. Егеткә беркетмә төзергә туры килде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Егет хәзер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калачак һәм штраф түләргә дә туры киләчәк.
Нет комментариев