Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЯТИМНӘРГӘ БҮЛӘК
Борнаш мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән Тәнзилә Хәйруллина бүген Кама Тамагында яши, эшмәкәр. "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә Пионериянең 90 еллыгы уңаеннан пионерия ветераннары белән булган очрашуда алар ихластан аралаштылар, хатирәләрен яңарттылар, варисларга киңәшләрен бирделәр. Очрашудан барысы да канәгать калдылар. Т. Хәйруллина үзәктә ял итүче ятим балалар өчен матди ярдәм дә күрсәтте.
-
Изгелеккә чикләр юк
"Геральдика" кушаматлы чабышкы Болгар Сабан туенда узган ярышларда I урынны яулап микродулкынлы мичкә лаек булды.
-
Яңгырады моңлы азан
17 июнь, якшәмбе көнне, Апаста "Миргасыйм" мәчете ачылды.
-
Балалар мәйдан түрендә
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, быел 1нче сыйныфка укырга керүче 143 балага "Ак Барс" Холдингы компаниясе генераль директоры урынбасары Артур Арсланов һәм ООО СХП "Свияга" берләшмәсе генераль директоры Марат Хәсәнов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов мәктәп кирәк-яраклары белән тулы сумкалар тапшырдылар.
-
Борынгы Болгарга сәяхәт
Мәчеткә йөрүче, динебезне хөрмәт итүчеләрнең Изге Болгар җиренә сәяхәте матур традициягә әйләнде. 10 июнь көнне иртәнге сәгать биштә районыбызның төрле авылларыннан килгән 100 дән артык райондашыбыз 5 автобус белән кабат "Изге Болгар җыены" бәйрәменә кузгалдылар. Юл догалары укып, озатып калучыларның хәер-фатихасы белән ерак, саваплы сәфәргә чыгып киттек. Биш сәгатьлек юл...
-
Дини адымнар
Апаста дини ихласлы Дамир Хәсәнов тырышлыгы белән өченче мәчет төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылды. "Миргасыйм" исеме алган бу мәчетнең имамы итеп Рамазан хәзрәт Әминов сайлап куелды. Югары педагогик белемле, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсендә дини белем алган хәзрәт Апас Җәмигъ мәчетендә кадим (иске имля) язуы дәресләрен алып барды.
-
Эшләгәнең илеңә яхшы, Өйрәнгәнең үзеңә яхшы
Безнең Кильдураз мәктәбе укучылары тирә-юньне чистарту, яшелләндерү айлыгында шактый эш башкардылар. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү тагын да сөенечле бит. Кое-чишмә тирәләрен төзекләндерү дә күңелләргә хуш килде. Авылның өлкәннәре эшләп куйган корылмаларны укучылар төсле буяулар белән яңартып, буяп куйдылар. Рәсемдә: 5нче сыйныф укучылары Коштавылындагы "Иске кое" чишмәсе тирәлеген матурлыйлар.
-
Өч мәхәлләле Апас
Район нотариусы Дамир Хәсәнов бик күптәнге хыялын тормышка ашырды. Үзенең хәләл хезмәте һәм көче белән эшләп тапкан акчасына һәм дуслары ярдәме белән Апаста мәчет төзетә ул. - Үземә 40 яшь тулгач иманга кайтып, дин юлына бастым дисәң дә була. Мәчеткә йөрү генә түгел бит, адәм баласына җаны, күңеле тынычлыгы, бу...
-
Чишмәле Ындырчым
Безнең Ындырчы авыл җирлеге чишмәләргә бай. Һәр ел саен без чыганакларны табып чистартабыз. Олы юл читендә ерактан ук күренеп торган менә бу корылманың да яңарып, тирә-юне чистарып киткәнгә күпләр игътибар иткәндер. Авылга чишмә суы да шушы тарихи корылмадан килә. Ульян каласыннан кунакка кайтып йөрүче эшмәкәр Нияз Мифтахов узган ел корылманы...
-
Өлкәннәр дә, яшьләр дә канәгать
""Кар" операциясе кысаларында волонтерлык хәрәкәтенең игелекле эшләре дәвам итә. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарына тирә-юньнәрен, түбә башларын кардан арындырырга, кибеттән азык-төлек алып кайтырга ярдәм иттеләр. Апас аграр көллияте базасында оешкан волонтерлык хәрәкәтенең төп максаты яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт, патриотик караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару",...
-
Татарстанның “Ел хәйриячесе” Апаста яши
Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында 27 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Яңарыш" Фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев катнашында зур форум узды. Анда тантаналы шартларда узган 2011 елга нәтиҗәләр ясалды, республикабызның икътисади һәм иҗтимагый үсешенә зур өлеш керткән шәхесларне хөрмәтләделәр. Сәхнәгә чакырылып, махсус күкрәк билгесе, медаль һәм бу...
-
Игелеккә чикләр юк
Хәзер мәчетсез бер генә татар авылын да күз алдына китереп булмый. Әлегә кадәр мәчетсез яшәгән Свияжный бистәсе дә мәчетле булырга тора. Биредәге дин әһелләренең мәчет төзү күптән хыялларында булса да, мөмкинлекләре җитешмәү сәбәпле, эш башлау гел тоткарланып килә иде. Мондый изге эшкә Ходай үзенең изге бәндәсен җибәрде. Каратунда туып-үскән, хәзерге...
-
Изге гамәл
Узган шимбәдә Каратун мәктәбендә үткәрелгән корбан ашына 70 кеше чакырылган иде.
-
ВОЛОНТЕРЛАР ЯРДӘМГӘ АШЫГА
"Рассвет" социаль ярдәм итү үзәге патранажлыгында нәкъ бер ел элек "Ничек яшисең ветеран?" дип исемләнгән волонтер хәрәкәте оештырылды. Әлеге хәрәкәт эшендә Апас аграр көллиятенең 11 укучысы катнаша. Көллиятнең төрле курсларында һәм группаларында укучы егет-кызларны бер үк максат берләштерә. Җәмгыятькә файдалы булу, ярдәмгә мохтаҗларга шәфкать кулы сузу, мәрхәмәтлелек эшенә үз өлешен...
-
Туган якка сәлам әйтегез...
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район делегациясе Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан районнарында урнашкан картлар йортларында булып райондашларыбызның хәлләрен белеп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр һәм котлау открыткалары тапшырып кайтты. Каратлар йорты. Әйткәндә үк йөрәкне өзгәләүче бу йорт төрле язмышларны берләштергән. Япа-ялгызлар, инде йортлары тәмам искереп, үзләре дә ярдәмгә мохтаҗлар картаймышлы көннәрендә биредә...