40тан өстәсезме?
Кайбер ризыклардан аеруча сак булыгыз.
Хәзерге стандартлар буенча 40 яшьлекләрне өлкәннәр рәтенә кертеп булмый, әлбәттә. Ләкин сәламәтлек турында ныклап кайгыртырга һәм организмга зыян китерә торган ризыкларны туктатырга вакыт җиткән.
Колопроктолог Юлия Плотникова нәкъ шундый ризыкларны санап үтә дә инде.
1. Тоз. Гипертония, стенокардия, инфаркт, инсульт — бу тозлы ризыкларны артык куллану нәтиҗәсенең тулы исемлеге түгел әле. Өлкәнәйгән саен куркыныч арта бара — шуңа күрә артык тозлы ашамаска тырышыгыз.
2. Колбаса ризыклары. Кызыл итне артык куллану онкология үсеше куркынычын арттыра. Сүз яхшы иттән баш тарту турында бармый, әмма көн саен кәтлит, пилмән һәм гуляш ашарга киңәш ителми.
Ә колбаса, сосиски, сардельки, төрле какланган итләрдән баш тарту яхшырак булыр, алар бернинди дә файда китерми.
3. Спиртлы эчемлекләр. Олыгайган саен алкоголь безнең организмга күбрәк зыян китерә. Беренче чиратта бавыр арый башлый һәм бу аның активлыгының кимүенә китерә.
Алкоголь икенче типтагы диабет үсеше өчен дә җаваплы, чөнки ул ашказаны асты бизенең күзәнәкләренә бик начар йогынты ясый.
4. Газлы сулар. Газлы эчемлекләр ашказан-эчәк системасына начар йогынты ясый. Бу очракта сезне үзәк көю һәм ютәл ныграк җәфалаячак. Кайбер очракта ашказаны метаплазиясенә кадәр барып җитәчәк, ә бу инде рак алды халәте.
5. Борыч һәм ачы тәмләткечләр. Яшь барган саен, әчкелтем яратучыларга туктарга кирәк. Эш шунда ки, борычта капсаицин матдәсе бар, ул ашказан-эчәклек өчен бик куркыныч, бигрәк тә аның белән проблемалар булганда. Мәсәлән, ул геморроидаль авыруның кискенләшүенә китерергә мөмкин.
6. Сөт. Кайбер кешеләрдә сөт аксымнарын таркатучы ферментлар дәрәҗәсе кими, мондый очракта табиблар лактаз җитешсезлеге турында сөйли. Яшь чакта сез стаканлап сөт эчә алсагыз да, яшь барган саен бу төр аксымнарны үзләштерүчәнлек төшәргә мөмкин. Сөтне кефир, ряженка һәм сыр белән алыштыру яхшырак булыр.
7. Майлы балык һәм ит. 40 яшьтән соң скумбрия, иваси, сига, сайра, сельдь, палтус һәм омуль кебек майлы балыклар белән мавыкмаска кирәк. Бигрәк тә, майлы дуңгыз һәм сарык итеннән сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев