Апас өлкәннәренең сораулары читтә калмый.
Үзәк хастаханәдә социаль өлкә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
(29 нче август, “Апастово-информ”).
Сорау-җавап тәртибендә узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, баш табиб Алевтина Керимова, Пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәм район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина катнашты.
“Хөрмәтле өлкәннәребез! Без әле күптән түгел генә сезнең белән очрашкан идек. Очрашу вакытында социаль өлкә буенча бик күп кенә сорауларыгыз туды. Менә шуны истә тотып бүгенге түгәрәк өстәлгә белгечләр белән сезнең сорауларга җавап бирү максаты белән җыелдык.”
Өлкәннәребез төрле өлкә буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җавап алуга да ирештеләр.
“Мондый киңәшү-сөйләшү чаралары традициягә кереп китте. Апастан гына түгел авыл җирлекләреннән дә килделәр. Тиздән өлкәннәр көне җитә. Шул хакта да сөйләшәбез”, - диде Гөлнур Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев