Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апас үзәк китапханәсендә Сәламәтлек дәресе узды

7 апрель - Сәламәтлек көне уңаеннан, биредә файдалы чара оештырылды.

(14 апрель, “Апастово-информ”).



Очрашу өлкәннәрнең сәламәтлеген саклау һәм төрле авыруларны кисәтү максатыннан үткәрелде. Анда районыбыз халкының сәламәтлеген көндәлек кайгыртып, китапханә белән тыгыз элемтәдә торучы хастаханә һәм районның социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты. Район үзәк хастаханәсенең терапевты, табиб-гериатр Айрат Рахматуллин, районның социаль яклау бүлеге белгече Светлана Салаватуллина чарада катнашучы өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр. Бүгенге көндә үзеңнең сәламәтлегең турында гына түгел, куркынычсызлыгың турында да кайгыртырга кирәк. Шул хакта район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Булат Гатиятуллин сөйләп, аңлатып китте.
“Безгә белгечләр физик сәламәтлекне һәм күңел тынычлыгын саклау буенча үз киңәшләрен бирделәр. Очрашу безнең өчен бик файдалы булды. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар алдык”, - ди район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев