Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаска эшлекле визит белән башкала табиблары килде

15 апрель көнне районда күчмә мобиль поликлиника эшли башлый. Район хакимиятендә шул хакта сөйләштеләр.

(13 апрель, “Апастово-информ”).



“Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, 7нче шәһәр клиник хастаханәсеннән күчмә мобиль комплексы эшли башлаячак. Мобиль поликлиника белгечләре халыкны 15 апрельдән май ахырына кадәр кабул итәчәк. Алар Югары Ындырчы, Каратун, Урта Балтай, Чирмешән, Шонгаты һәм Олы Бакырчы авылында булачаклар.
7нче шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының баш кардиологы Зөлфия Ким, шулай ук баш табиб урынбасары, перинаталь үзәк җитәкчесе Татьяна Шиһабетдинова, районның баш табибы Алевтина Керимова мобиль поликлиниканың төп максаты, профилактик тикшерүләрнең тәртибе, аның мөһимлеге хакында сөйләделәр.
“Төп максатыбыз - авыруларны алдан ачыклау һәм үзвакытында дәвалау мөмкинлеге тудыру. Югары квалификацияле, тәҗрибәле табибларда консультация алу өчен зур мөмкинлек бу. Тикшеренү узарга теләүчеләр юлламаны участок табибларыннан алырга мөмкин. Кардиолог, невролог, уролог, ревматолог, травматолог, йөрәк кан тамырлары табиблары кабул итәчәк. Атнага ике мәртәбә узи тикшерү, шулай ук кирәк булган очракта лаборатор тикшерүләр узу мөмкинлеге дә булачак, - дип таныштырды Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев