Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста ике кешене елан чаккан

Табигать кочагында булырга яратуның куркыныч ягы да бар. Еланнар куркыныч тудыра. Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов хәбәр иткәнчә, бу җәйдә 2 кешене елан чаккан.

(20 июль, “Апастово-информ”).




“Елан чаккан кешене 3 сәгать эчендә медицина учреждениесенә китереп җиткерергә тырышырга кирәк. Анда аңа елан агуына каршы укол ясала. Гадәти су эчү зарур, суны берьюлы түгел, ә өлешләп-өлешләп эчертеп торырга кирәк. Баллы чәй яки газлы су киңәш ителми, ахыр чиктә алары да ярый. Елан чаккан кешегә спиртлы эчемлек куллану-эчертү катгый тыела. Агу тәнгә таралмасын өчен, елан чаккан кулны яки аякны хәрәкәтләндермәгез, тактага яки таякка җиңелчә бәйләп куеп була. Кулга яки аякка елан чаккан урыннан өске ягына жгут салырга яки бау белән каты итеп буып куярга ярамый. Яраны кисмәгез, марганцовка яки башка дарулар сөртмәгез, - ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

 


Еланнар урман куелыгыннан бигрәк, урман читләрен, сулыклар буйларын, урман аланнары тирәләрен ярата. Киселгән агач төпләренә яки таш өсләренә менеп, ачык сукмакка чыгып кояшта кызынып ятырга яраталар. Агач төбенә шунда ук барып утырмагыз, җиләк яки гөмбә җыйганда үлән арасына кулыгызны китереп тыкмагыз. Озын таяк белән үләннәрне аергалагыз, барыр юлыгызда таяк белән үләннәргә суккалагыз.


Табигать кочагына чыкканда өстегезгә “пляжга” барган кебек җиңелчә киенмәгез. Аягыгызга резина итек яки калын крассовка , калын ыштан киегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев