Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста урман бете кадалу очраклары бар

Урман бете – талпан кадалудан сак булу кирәк.

(19 июль, “Апастово-информ”).



Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов хәбәр иткәнчә, районда урман бете кадалып 9 кеше үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Алар арасында ике бала да бар.


- Ата бет канны тиз суырып, төшеп китәргә дә мөмкин. Анасы исә 80-100 процентка зурайганчы тора. Бу 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә, ягъни талпан инкубация чоры кичерә. Авыру туңып калтырый, интоксикация башлана, тән температурасы 38-39 градускака күтәрелә. Баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык күзәтелә, мускуллар авырта. Бит, муен, күз кызара, кызыша. Бөҗәк кадалган урынга көнбагыш, камфара мае, глицерин, вазелин сөртеп 10-15 минут торырга кирәк. Сулый алмагач, бет активлыгын югалта, хәлсезләнә. Әгәр бу эшләрдән соң да бет чыкмаса, аны сәгать теле уңаена әкрен генә бора-бора тартып алалар. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, чөнки талпан өзелеп, тиредә калуы ихтимал. Анысын инде сытып чыгаралар. Җәрәхәтле урынны йод, спиртлы эремә белән яндыралар. Бетне кул белән үтерү катгый тыела. Районда урман бете кадалып, 9 кеше үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, - ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев