Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста урман бете кадалучылар бар

Район үзәк хастаханәсе хәбәрләренә караганда, бу көннәрдә 3 кеше талпан кадалып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар арасында бер өлкән кеше, ике бала бар.

(13 май, “Апастово-информ”).

“Талпаннан кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авырулар күчәргә мөмкин. Тәнгә кадалган талпан тапсагыз, шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны үзегезгә тартып чыгарырга кирәк. Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң, 4 көн эчендә аңа каршы иммуноглобулин кадау кирәк, - ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

Урманга барсагыз сак булыгыз, көннәр салкын дип тармаган, урман бетләре таралырга өлгергән.

Фото:https://ru.freepik.com/free-vector/realistic-spider-mite-lens-composition-magnifying-glass-in-a-mans-hand-with-mite-vector-illustration_37420086.htm#fromView=search&page=1&position=3&uuid=d57d8566-7b93-47bc-8cc7-76d244a4695d

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев