Авырганда нинди дога укырга? ⠀
“Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укыганын риваять иткән:
“Аллаһуммә Раббин-нәәси, әзһәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән” (Тәрҗемәсе: “Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала”. Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан.
⠀
Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әмин!”- дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-11-18/avyrganda-nindi-doga-ukyrga-4012794
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев