Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бөерләр өчен файдалы эчемлекләр

“Бөерләрнең яхшы эшләве һәркем өчен бик мөһим. Аларны сәламәтләндерүче ун төрле эчемлек бар!

Тузганактан пешерелгән чәй бөерләрдәге ташларны эретә, организмны калий белән баета. Тузганакның тамырларын юып, төнәтергә дә була, өске өлешен дә кулланырга мөмкин.

Кызыл чөгендер суты да бөерләр өчен искиткеч файдалы. Ул бөерләрдә ташлар булуны кисәтә. Ә ташлар инде булса, чөгендер сутына лимон яисә имбир кушарга кирәк.

Имбирле чәй дә бөерләр сәламәтлеген саклый. Ул ялкынсынуларны киметә. Имбир тамырын юып, вак кыргычтан үткәрергә һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Бу чәйгә бал кушсагыз, тамак авырту да бетәр.

Бөерләрдә ташлар һәм инфекция булганда кычыткан төнәтмәсен кулланырга киңәш итәләр. 1–15 грамм коры кычытканны бер стакан кайнап чыккан суда 20 минут төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч тапкыр берәр кашык кабалар. Артыннан бер стакан су эчеп куярга кирәк. Ләкин йөкле хатын-кызларга кычыткан кулланырга ярамый! Аллергиясе булганнар да сак булсын.

Лимон суты артык кальцийны чыгара, ташлар үсүне тоткарлый. Аны салкын су кушып эчегез.

Мүк җиләге суты яисә морсы бактерияләрне юк итә, инфекция үсешен, ташлар барлыкка килүне тоткарлый.

Куркума — искиткеч тәмләткеч. Ул – ялкынсынуга каршы көчле чара. Кайнап торган сулы кәстрүлгә бер кашык куркума кушыгыз һәм ун минут кайнатыгыз. Соңыннан бераз лимон суты һәм кара борыч кушыгыз.

Юкә чәчәгеннән чәй ясагыз. Ул циститтан да, бөерләрдәге инфекциядән дә дәвалый, ташлар хасил булудан саклый. Өч атна мондый чәй эчкәннән соң 10 көн тәнәфес ясарга кирәк.

Гөлҗимешнең җимеше дә, тамырлары да бик файдалы. Алар токсиннарны, ташларны кудыра.

Кавынның төшләрен киптереп, ваклап, кайнар суда төнәтеп эчәргә кирәк. Ике кашык вакланган кавын төшен бер литр суда берничә сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч-дүрт тапкыр кулланалар. Ул бөерләрне арчый, аларның эшчәнлеген яхшырта”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-05-21/b-erl-r-chen-faydaly-echemlekl-r-3776039?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/variety-tea-assortments-top-view_5701519.htm#fromView=search&page=1&position=7&uuid=1fbff953-88c3-47ee-88f2-29628a76abfc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев