Эндокринолог ач карынга җылы су эчүнең файдасы турында әйтте
Сәламәтлек

Эндокринолог ач карынга җылы су эчүнең файдасы турында әйтте

Эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова белдергәнчә, ач карынга җылы су эчү – гомуми сәламәтлекне сизелерлек яхшыртучы иң файдалы гадәтләрнең берсе.

Ул суның температурасы салкын яки бүлмә температурасында түгел, ә 40 градус чамасы булырга тиешлеген әйтте. «Эш шунда ки, безнең организм эчендә температура һәрвакыт плюс 38 градус. Хәтта бүлмә температурасындагы су да (24-26 градус) безнең организм өчен салкын. Ашкайнату системасы мускулатурасына эләккәндә, анда спазм башлана, су салкынрак булган саен, спазм көчлерәк була. Бу вакытта үт куыгы юллары аеруча интегә: алар зур түгел һәм җиңелчә спазм да күпмедер вакытка үтне каплый ала», – дип яза табиб үзенең telegram-каналында. Белгеч өстәп әйткәнчә, аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау үт куыгындагы проблемаларны тагын да катлауландыра төшә. Әмма бер стакан җылы су (60 градустан югары ярамый — куркыныч тудыра) хәлне шактый яхшыртачак. Моннан тыш, бу гадәт ашказаны-эчәк тракты эшенә дә уңай йогынты ясаячак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148040/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/zensina-naslazdaas-vodoi-na-krovati_1846021.htm#fromView=search&page=1&position=51&uuid=009d805d-efd7-4f34-a6d1-957714bc6f8b


Нет комментариев