Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Казанда катлаулы операция ясауда якташыбыз Рәшит Байбиков катнашкан

Казанда беренче тапкыр балага бөер күчереп утыртканнар.


(23 январь, “Апастово-информ”).



Әлеге бик катлаулы операцияне ясау өчен РКБ һәм ДРКБдан 30 лап табиб җәлеп ителгән.
Алар арасында якташыбыз – Рәшит Салих улы Байбиковның да булуы да – безнең өчен зур горурлык! Операция дүрт сәгать дәвамында барган. Хәзер 15 яшьлек кызның хәле канәгатьләндерерлек дип бәяләнә.


“Бу алга куелган олы бурычларның башлангычы. Операция алдыннан зур эшләр башкарылды. ДРКБ һәм РКБ уролог-трансплантолог, нефролог, реаниматолог-анестезиолог, УЗИ, лаборатория хезмәтләре, шәфкать туташларыннан торган мультидисциплинар бригаданың күмәк эше нәтиҗәсе бу!”, - ди Рәшит Байбиков үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев