Күкрәктәге “мотор”га игътибарлы булыгыз!
Йөрәк-кан тамырлары авырулары – бүген иң киң таралган авыруларның берсе.
Бүген иң еш үлем сәбәпләренең берсе йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле. Бу чирләрне тулысынча дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, табиб кушканнарны үтәп яшәргә кирәк. Шулай итеп, безнең йөрәк нәрсә ярата соң?
Хәрәкәт. Көненә 300 метр булса да җәяү йөрсәгез, йөрәгегез дә сөенер, хәлегез дә яхшырыр. Табиблар инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә. Хәтта эт сатып алырга да тәкъдим итүчеләр бар. Чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этне көненә ике-өч тапкыр урамга алып чыгарга туры киләчәк. Шул вакытта кеше саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.
Дөрес туклану. Йөрәк өчен бу бик мөһим. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирегез. Терлек мае урынына үсемлек мае кулланыгыз.
Аңа нәрсә кирәк?
Калий. Организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны чыгара, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий ногыт борчагында, борчакта, абрикоста, шәфталуда, кара җимештә, кипкән ак гөмбәдә, каен гөмбәсендә, кара чәйдә, какаода, куерылган сөттә күп.
Магний. Кан тамырларын киңәйтә, сидек куу үзлегенә ия. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак – үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчакта, кипкән каен гөмбәсендә, кара чәйдә, каһвәдә, хәлвәдә, диңгез кәбестәсендә күп.
Йод. Матдәләр алмашынуга яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булса. Диңгез продуктлары: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе йодка бигрәк тә бай. Ул, шулай ук, иттә, йомыркада, сөттә, чөгендердә, салат үләнендә, бәрәңгедә, кәбестәдә, кыярда, виноградта, сливада бар.
С витамины. Кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, сырганак, карлыган.
В төркеме витаминнары. Атеросклерозны кисәтергә, аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашынуын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр кулланырга кирәк.
РР витамины (никотин кислотасы). Чыганаклары: ярмалар, ногыт борчагы, эре тарттырылган он икмәге, борчак, бәрәңге.
Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чиядә, кара карлыганда, чәйдә, яшел борчакта, әфлисунда, лимонда, гөлҗимештә, борычта кура җиләгендә, каен җиләгендә бар.
Клетчатка – үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре. Ул организмнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Ул үсемлек продуктларында гына – яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.
Йөрәк – бер минут та тик тормаучы бик мөһим органыбыз. Аңа җаваплы карагыз, яратыгыз, ул яратканча яшәргә тырышыгыз. Шул очракта ул да сезгә ярату белән җавап бирер һәм озын, сыйфатлы гомер бүләк итәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев