Кул астында кирәкле дарулар булсын
Җирдә бүген магнит давыллары йогынтысының көчәюе көтелә.
“Метеояңалыклар: һава торышы турында һәм башкалар” телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, планетабызның магнит сферасы торышын фаразлау үзәкләре икенче көн рәттән, 16 октябрьдә, көчсез магнит давыллары көтә.
Билгеләп үтелгәнчә, атна чагыштырмача тыныч булачак, әмма бүген, шуңа да карамастан, урта дәрәҗәдәге G1-G2 класслы магнит давыллары дәрәҗәсенә җиткән кыска вакытлы дулкыннар булырга мөмкин — Җир Кояш җиленең тиз агымы аша узачак.
Бүген метеошартларга бәйле кешеләргә саграк булырга кирәк. Һава торышы үзгәрү кискен йогынты ясый торган кешеләргә берничә киңәш:
- ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска, үзеңне тыныч тотарга кирәк;
- кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын;
- күбрәк йоклагыз, ял итегез;
- алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә каһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз;
- бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез;
- күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез;
- авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Иң мөһиме - кәефегез яхшы, уйларыгыз якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев