Магнит давылы озакка сузылырмы?
Кояшта янә көчле ялкынлану булды.
Ике атналык тәнәфестән соң Кояшта Х3.3 интенсивлыгындагы көчле ялкынлану барлыкка килде, дип хәбәр итә “Метеовести” телеграм-каналы.
Бу хәлнең иң көчле ноктасы бүген Мәскәү вакыты белән 6 сәгать 56 минутта теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бу ялкынлану Җиргә турыдан-туры йогынты ясамаячак, ләкин аның йогынтысы барыбер сизеләчәк. Кояш ялкынлануының планетабызга йогынтысы фаразларын әзерләү өчен галимнәр алынган мәгълүматны эшкәртә.
Исегезгә төшерәбез, Кояштагы соңгы ялкынлану октябрь башында булды һәм аның интенсивлыгы Х1.4 тәшкил иткән иде.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә, Кояштагы мондый ялкынлану еш кына магнит давылларына сәбәпче булып тора.
Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган, өлкән яшьтәгеләр һәм сабыйлар керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата белгечләр.
Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә, табигатькә якын булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев