Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Начар” холестеринны ничек киметергә?

Табиб җиде ризыкка игътибар итәргә куша.

  Табиб-кардиолог Олег Варфоломеев "начар" холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче җиде ризыкны атаган. Алар арасына табиб какао күләме 70 процент һәм аннан да күбрәк булган кара шоколадны да кертә. Аның сүзләре буенча, бу ризыкта антиоксидантлар һәм флавоноидлар бар, алар йөрәк сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

  Варфоломеев аңлатканча, солы, арпа, коңгырт дөге һәм тулы бодай икмәгендә клетчатка һәм туклыклы матдәләр бар, алар шулай ук йөрәкнең сәламәтлеген саклый.

  Шул ук вакытта табиб, холестерин дәрәҗәсен киметү өчен майлардан тулысынча баш тартырга тырышу - хата, ди. Аның сүзләре буенча, барлык майлар да бер үк түгел. Аерым алганда, табиб билгеләп үткәнчә, лосось, скумбрия, сардина һәм форель кебек балыклар омега-3 май кислоталарының искиткеч чыганагы булып тора. "Омега-3 триглицерид дәрәҗәсен һәм йөрәк авыруларын киметә", — дип ассызыклый эксперт.
   Чикләвектәге майлар да йөрәккә файда китерә һәм холестерин дәрәҗәсен яхшырта ала. Ләкин табиб мондый ризыкларны белеп кенә кулланырга киңәш итә. Шул ук вакытта "начар" холестерин дәрәҗәсен күтәрүче майлы итләрне фасоль, ясмык һәм башка кузаклылар белән алмаштырырга киңәш итә.

  Алма, әфлисун, виноград, бакча җиләге һәм зәңгәр җиләк кебек җимешләр, Варфоломеев сүзләре буенча, йөрәкнең сәламәтлеген саклаучы эри торган клетчаткаларга һәм антиоксидантларга бай. Ә яшелчәләргә килгәндә, нәкъ менә алар, эксперт билгеләп үткәнчә, холестеринны киметү өчен диетаның төп ризыклары булып тора, чөнки аларда күп күләмдә клетчатка һәм башка туклыклы матдәләр бар. Шул ук вакытта табиб менюга брокколи, кишер, шпинат һәм брюссель кәбестәсен кертергә киңәш итә.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-11-06/nachar-holesterinny-nichek-kimeterg-3997957?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/top-view-healthy-breakfast-with-muesli_6651246.htm#fromView=search&page=1&position=14&uuid=2d94f7be-13b9-4be6-b6db-319a11164aaf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев