Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Нинди продуктларда D витамины күбрәк?

D витамины кандагы кальций, фосфор һәм магний дәрәҗәсен саклау өчен кирәк. Мондый гормон организмның күп процессларында, мәсәлән, калкансыман биз эшчәнлегендә, иммунитетны арттыруда һәм башкаларда катнаша.

    Мондый матдәнең дефициты барыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләрдә, яңа туган балаларда, авырлы хатын-кызларда һәм ашкайнату системасы бозылган пациентларда күзәтелә.

  D витаминын ачык киемдә 11дән 15 сәгатькә кадәр кояш астында уздырып алырга мөмкин. Кояшта кызынганда ярты сәгать вакыт җитә. Әмма Русиядә яшәүчеләрнең бу рәвешле витаминны алу мөмкинлеге юк.
 
   Витаминны азыктан, мәсәлән, майлы сөләйман балыгыннан, скумбрия, кетадан, шулай ук диңгез продуктларыннан алырга мөмкин. Бу матдә тагын йомырка сарысы, гөмбәдә, сөт продуктларында, соя сөтендә, әфлисун согында, диңгез кәбестәсендә, сыер бавырында бар.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-11-14/nindi-produktlarda-d-vitaminy-k-br-k-4007338?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-vector/essential-vitamin-minerals-concept_7435843.htm#fromView=search&page=2&position=43&uuid=e45d7a37-55ed-4703-8c7a-64cc5bc826f2
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев