Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Район табиблары киңәш итә: язын ничек өзлекмәскә?

Озак салкын кыштан соң кеше организмыберникадәр стресс та кичерә. Яз көне бөтен хроник авыруларның да кискенләшүе, иммунитет какшавы күзәтелә.

(24 март, “Апастово-информ”).


Аның нәтиҗәсендә йокымсырап йөрү, ару-талу, ярсып китү, еш кына баш авырту кебек билгеләр күзәтелә. Табиблар А, В, Е, D, С витаминнарын, шулай ук цинк һәм омега-3не киңәш итә. Алар чикләвек, яшелчә, гөмбә, төрле ярма, йомырка, сөт, сыр, эремчек, балык һәм сыер бавырында бар. Әфлисун, мандарин язгы рационда да булырга тиеш. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.


Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.


Клетчатка, тимер, витаминнар, минераллар… Болар барысы да – пекин кәбестәсендә бар. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта.


Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.
Брокколи – бик файдалы яшелчә. Ул матдәләр алмашын яхшырта. Кәбестәне еш кулланучыларның йөрәк белән бәйле проблемалары булмый. Брокколи кәбестәсе фолий кислотасына, минералларга, В төркеме витаминнарына бай. Аның составындагы клетчатка организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта, начар холестеринны чыгара. С витамины иммунитетны ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев