Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсе яңа машиналы булды

“Казан-Экспо” үзәгендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.

(25 январь, “Апастово-информ”).



Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, баш табиб Алевтина Керимова җитәкчелегендәге үзәк хастаханә табиблары да катнашты.


Утырышта 2023 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга максатлар билгеләнде.


Чараның икенче өлешендә бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә Апас районы үзәк хастаханәсе дә бар иде. Районыбызга “Сәламәтлек саклау буенча беренчел звеноны яңарту” программасы буенча кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган “Уаз” Патриот ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бирелде. Машина ачкычын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев