Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиблар бавырга зыян сала торган өч гадәтне атаган

Экспертлар фикерен Focus порталы китерә. Алар әйтүенчә, бавыр эшчәнлегенә алкоголь генә түгел, ә башка гадәтләр дә зыян китерә.

Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый гадәтләрнең берсе – җиләк-җимешне кирәгеннән артык ашау. Экспертлар фруктозаның кеше сәламәтлегенә тәэсире дөрес бәяләнми дип кисәтә, чөнки аның артык булуы майлы бавыр авыруына китерергә мөмкин. Тагын бер куркыныч фактор – даруларны даими кабул итү. Теләсә кайсы даруның бавыр өчен тискәре йогынтысы булырга мөмкин, шуңа күрә хәл китү, аппетит югалту һәм эч авыртуы кебек симптомнар булганда, табибка мөрәҗәгать итү яхшырак. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнү дә бавырда проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Организм май тукымасын тире астында гына түгел, эчке органнар тирәсендә дә туплый башлый, бу ялкынсынуга китерергә мөмкин. Даими күнегүләр бавырда майлы авыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144700/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-vector/realisticnaa-kompozicia-anatomii-vnutrennikh-organov-celoveka-s-izolirovannym-izobrazeniem-vektornoi-illustracii-peceni_23182753.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=50e4a8f1-3083-4c29-b83a-60d927c234e2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев