Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Холестеринны киметүнең бик гади ысулын беләсезме?

Сез дә бу ысулны сынап карагыз әле.

Табиб-реабилитолог һәм телевидение алып баручысы Сергей Агапкин “Россия 1” каналындагы тапшыруда әстерхан чикләвеге куллану холестерин дәрәҗәсен киметә, дип белдерде.
«Чыннан да, әстерхан чикләвеге холестерин дәрәҗәсен күтәрми. Киресенчә, аны киметүгә ярдәм итә”, — диде белгеч бу чикләвекнең файдалы якларын ачып.

Табиб-невролог Ольга Фурман, шулай ук, әстерхан чикләвегенең баш мие өчен бик файдалы булуын ассызыклый. Аның сүзләренчә, көненә алты чикләвек ашау җитә.
“Табигать, әстерхан чикләвеген булдырганда, кешеләргә аларны ашау акылга файдалы икәнен ачык күрсәтеп калдыра — аларның формасы юкка гына баш миенең ярымшарын хәтерләтми торгандыр бит. Әстерхан чикләвегендә омега-3 кислотасы бар, алар ми эшчәнлегенә, хәтергә, нерв системасына тылсымлы рәвештә тәэсир итә”, — дип аңлата белгеч.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:  https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-03-01/holesterinny-kimet-ne-bik-gadi-ysulyn-bel-sezme-3665036

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев