Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хөрмә ашап ябыгырга мөмкин

Хөрмәне тикшергәндә соң аның диетология өчен бик файдалы ризык булуы ачыкланган. Ул, организмга зыян салмый гына артык авырлыктан котылырга ярдәм итә икән.

  Диетологлар сүзләренчә, 1 хөрмәдә якынча 60 ккал бар. Шулай ук ул пектин, клетчаткага бай. Шул сәбәпле кешедә туклыклылык хисе тиз барлыкка килә. Өстәвенә, А, В, С витаминнары, микроэлементларга бай булуы ач торганда организмга көч бирә.

  Еш кына көнлек туклануның берсен хөрмә белән алыштырырга киңәш итәләр. Башта аны иртәнге ашка, аннан төшке ашка да, организм күнегә башлаганнан соң кичке ашка да ашарга була. Ягъни, көн дәвамында хөрмә белән генә туклану турында сүз бара. Аннан кабат чиратлаштыра башларга. Мондый диета вакытында балык, эремчек, пешкән кара ит тә ашарга кирәк. Чикләүләрне атна дәвамында үтәргә. Айга бер тапкыр башка ризыклардан баш тарту яхшы нәтиҗә бирәчәк.

  Шулай ук үзегезгә “бушана” торган көннәр оештырырга була. Андый вакытта төп туклану продукты итеп хөрмәгә тукталыгыз. Ул организмнан артык сыеклыкны чыгарырга, шлаклардан арынырга ярдәм итәр. Ашыйсы килгәндә 1 хөрмә ашап куегыз. Әмма көн дәвамында 2 кг нан да артык хөрмә ашарга киңәш ителми. Баллы яратучылар өчен мондый диета аеруча да файдалы булачак. Чөнки хөрмә тире өслеген чистартырга да ярдәм итә.

Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_213599%2Fall

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/persimmons-stone-board_1167921.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=07be10db-a2ee-4d3b-a1a1-bcde1403ac54

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев