Апаслы кабат хаталанды
Салмыш килеш руль артына утырып, транспорт белән идарә итүчеләргә каршы көрәш чаралары дәвам итә.
(20 март, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе юллардагы вәзгыятьне күзәтә.
-Март аенда 1 салмыш шофер белән очраштык. Әлеге ир-ат төш вакыты җиткәндә исерткечләр кулланган хәлдә юлга чыккан иде. Тикшерү барышында шул ачыкланды: шофер әлегә кадәр дә салмыш килеш руль артына утырган өчен ике тапкыр җәзага тартылган. Декабрь аенда гына транспорт белән идарә итү хокукына ия булган. 3 ай вакыт кына узды. Ул кабат хаталанды. Хәзер аңа кабат 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев