ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Язгы каникуллар” профилактик чарасы башланды

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 20 мартта “Язгы каникуллар” язгы профилактик операциясе башланды.

(20 март, “Апастово-информ”).


Ул 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
 

“Әлеге чара балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы кысаларында, ЮХИДИ бүлеге вәкилләре катнашында район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру буенча чаралар үткәреләчәк”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев