Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

1 сентябрьдән электрон йөк ташу документларын куллану мәҗбүри була

Россиянең Татарстан Республикасы буенча ФНС хәбәр итүенчә, 140-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 1 сентябреннән электрон йөк ташу документларына мәҗбүри күчүне кертә. Яңалыклар автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагыла.

Экспедиторлык документлары (экспедиторга бирем, экспедиторлык һәм склад квитанцияләре), һава ташулары өчен йөк накладные, транспорт накладнойлары, шулай ук йөк ташуга заказлар (гаризалар) мәҗбүри тәртиптә электрон форматка күчерелә.

ЭЙТД белән эш процессның барлык катнашучылары: йөк җибәрүче, ташучы һәм йөк алучы өчен мәҗбүри була. Рәсмиләштерелгән документларны дәүләт мәгълүмат системасына (ДМС ЭЙТД) җибәрергә кирәк, аның операторы булып Россия Транспорт министрлыгы тора. Системага керү махсуслаштырылган операторлар аша гамәлгә ашырыла, аларның исемлеге министрлыкның сайтында бастырылган. Аларның эшчәнлеген көйләүче ФНС России булып тора.

Салым хезмәте эшлеклеләргә хәзер үк пилот режимында контрагентлар белән үзара эшчәнлекне электрон формага күчерә башларга тәкъдим итә.

Теманы җентекләп өйрәнү өчен эшлеклеләр һәм дәүләт органнары вәкилләре 2026 елның 25 мартында сәгать 10:00да булачак бушлай вебинарга чакырыла. Темасы: «Электрон йөк ташу документларын куллануга күчү турында».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев