Җәмгыять һәм без

2026 ел ахырына кадәр россиялеләрне өч кыска эш атнасы көтә

Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта “Татар-информ” “РИА новости” федераль мәгълүмат чарасына сылтама белән хәбәр итә.

Иң якын кыска эш атнасы июнь аенда булачак. 8-11 июнь көннәрендә эшләгәннән соң, россиялеләр 12 июнь - Россия көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.
Киләсе кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булып калачак.
Ел ахырында да кыска эш атнасы көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрьдә эшләячәк, ә 31 декабрь ял көне булачак. Аннан соң Яңа ел каникуллары башланачак.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев