Җәмгыять һәм без

2026нчы ел ахырына кадәр отпуск алу өчен иң отышлы айлар билгеле

2026нчы ел ахырына кадәр отпускка чыгу өчен иң уңайлы айлар булып сентябрь, октябрь һәм декабрь санала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Федерациясе Советы сенаторы Айрат Гыйбатдинов хәбәр иткән.


“Аның сүзләренчә, отпускны эш көннәре күбрәк булган айларга туры китерү отышлырак. 2026нчы елда иң күп эш көне июль аена туры килә - барлыгы 23 эш көне. Шулай ук сентябрь, октябрь һәм декабрь айларында да 22шәр эш көне булачак”, - дип яза “Татар-информ”.
Сенатор аңлатуынча, отпуск өчен түләү соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә эш көннәре күбрәк булган айларда отпуск алу хезмәткәр өчен финанс ягыннан отышлырак булырга мөмкин.
Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев