2027нче елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләрен дә индексацияләү күздә тотыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр иткән.
“Белгеч сүзләренчә, иминият, социаль, тупланма һәм хәрби пенсияләр, шулай ук эшләүче пенсионерларга түләнә торган пенсияләр ел саен арттырыла. Әмма киләсе елдагы индексация күләме һәм аны үткәрү тәртибе илдәге икътисади вазгыятькә карап билгеләнәчәк”, -дип яза “Татар-информ”.
Пенсияләрнең күпмегә артачагы ел ахырына таба, икътисади күрсәткечләр бәяләнгәннән соң ачыкланачак.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев