Гаилә - мәхәббәт, тугрылык һәм бер – береңә карата хөрмәт, тормышыбызның төп байлыгы, таянычы, әхлак, чыганагы, имин җәмгыять нигезе.
Гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклый. Безнең районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 55, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур, без алар белән горурланабыз. Туып-үскән җирдә төпләнеп калган, районыбызны яшәртергә омытылып яшәүче яшь гаиләләр булу да зур сөенеч. Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәтебез чиксез. Хөрмәтле райондашлар! Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек, татулык, мәхәббәт хакимлек итсен. Исәнлек-саулык, тыныч якты көннәр, бәхет телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев