Айрат Фәрраховны Казан дәүләт медицина университеты коллективына тәкъдим иткәннәр
Казан дәүләт медицина университетында кадрлар үзгәреше. Югары уку йорты коллективына яңа җитәкче – Айрат Фәррахов тәкъдим ителгән. Ул ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.
Яңа җитәкчене бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко университет коллективына рәсми рәвештә тәкъдим иткән.
“Искәртеп узыйк, 2009 елдан 2025 елга кадәр университетны җитәкләгән Алексей Созинов узган елның сентябрендә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланган иде. Әлеге карар парламент утырышында бертавыштан кабул ителде”, - дип яза “Татар-информ”
Соңгы вакытта, яңа билгеләүгә кадәр, ректор вазифаларын вакытлыча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева башкарган.
Шулай итеп, университет алдында яңа этап башланган. Яңа җитәкче коллектив белән берлектә белем бирү һәм медицина өлкәсендәге эшчәнлекне тагын да үстерү бурычларын хәл итәчәк.
Чыганак :“Татар-информ”
Фото: «Татаор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев