Җәмгыять һәм без

Актаныш юлында мотоцикл йөртүче һәлак булган

Актаныш районында мотоцикл белән трактор тагылмасы бәрелешкән

 Юл-транспорт һәлакәте Актаныш-Пучы автомобиль юлының 5 нче чакрымында килеп чыккан. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек Honda мотоциклы йөртүчесе юлда тизлекне куркынычсыз хәрәкәт итәрлек итеп сайламаган һәм “МТЗ-82” тракторының тагылмасына бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” яза. Кызганыч, алган җәрәхәтләрдән мотоцикл йөртүче һәлакәт урынында ук вафат булган. Юлларда тизлек режимын саклау һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев