Туган мәктәптә - батырлык дәресе
Туган мәктәбенә кайткан генерал-майор белән очрашу укучылар өчен Ватанпәрвәрлек һәм батырлык дәресенә әверелде.
Бу көннәрдә илебезнең батыр егетләре үзләрен чын патриотлар итеп күрсәтә, бабаларыбыз башлаган изге эшне лаеклы дәвам итә. Аларның һәркайсы Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә.
20нче март көнендә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Акхуҗа авылы егете, генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗанов туган мәктәбенә очрашуга килде. Чара аның мәктәп еллары хатирәләреннән башланып китте. Ул укыган елларын, үзенә белем биргән укытучыларын җылы сүзләр белән искә алып, аларга ихлас рәхмәтен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп мәктәпкә дивизиясенең гербын, флагын, шулай ук проектор һәм ишегалды чапкычын бүләк итте.
Әңгәмә барышында кунак сугыш барган төбәкләрдәге хәлләр турында гына сөйләп калмады, ә шәхесне формалаштыручы төп кыйммәтләргә дә тукталды. Ул солдатлар очраша торган кыенлыкларны, сугышчан дуслыкның нинди көчле терәк булуын мисаллар белән аңлатты. Иң авыр шартларда да бер-береңә терәк булуның әһәмиятен ассызыклады.
Ватанпәрвәрлек темасы да игътибар үзәгендә булды. Генерал-майор хәрби кеше өчен илне һәм халыкны яклауның никадәр мөһим булуын билгеләп үтте.
Мәктәпнең математика укытучысы Зөлфирә Габдулловна үз чиратында кунак турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аның укучы чактан ук максатчан, таләпчән булуын әйтте.
Очрашуны укучылар тагын да җанландырып җибәрде - алар җырлар, биюләр тәкъдим итте, шулай ук алдан әзерләгән сорауларын бирде. Зөлфәт Наил улы һәр сорауга җентекле җавап бирде, хәрби хезмәттә кирәкле сыйфатлар турында сөйләде.
Чара ахырында укучылар, укытучылар һәм мәктәп директоры үз фикерләре белән уртаклашты. Алар очрашуның эчтәлекле һәм үтемле булуын билгеләп үтте.
Бүгенге катлаулы чорда туган җирләреннән аерылып, куркыныч шартларда хезмәт итүче егетләребезгә без изге теләкләребез һәм гамәлләребез белән ярдәм итә алабыз. Очрашу истәлеге итеп мәктәп коллективы һәм укучылар кул җылысы кушып теккән “Җиңү одеялын” бүләк итте, шулай ук солдатларга хатлар тапшырды.
Бу очрашу укучылар өчен яңа мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә чын илһам дәресе дә булды. Ул яшьләргә Ватан алдындагы бурыч һәм гражданлык җаваплылыгы турында тирәнрәк уйланырга этәрде.
Киләчәктә дә шундый күркәм кешеләр белән очрашулар дәвам итәр дигән өмет белән, катнашучылар каһарманга кыюлыгы һәм ихласлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Зөлфия Вәлиуллина,
Азбаба мәктәбе укытучысы.
Нет комментариев