Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы сәбәпле, Әлмәт мәктәпләрендә укучыларны яшеренү урыннарына төшерделәр, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
Балалар укытучылар күзәтүе астында, аларның иминлеге тәэмин ителгән. Ата-аналардан мәктәпләргә килеп алмаска сорыйлар.
Искәртеп узабыз, бүген 6:29 сәгатьтә Әлмәттә, шулай ук Чистай, Түбән Кама һәм Алабугада әлеге режим игълан ителде. Аэропортлар вакытлыча эшләми.
Чыганак “Татар-информ”
Нет комментариев