Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Әлмәттә «Татар кызы – 2026» бәйгесе финалы: Апастан Диана Новосёлова «Иң тырыш» исеменә лаек булды

23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда милли матурлык, югары зәвык һәм татар рухы бер сәхнәдә очрашты. Быелгы республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финал өлешендә 12 иң көчле егет кызы үз осталыгын күрсәтте.

Апас районының Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Новосёлова бу юлы да зона сайлап алуларын уңышлы уздырып, финалга юл алды. Нәтиҗәдә, жюри аны «Иң тырыш» номинациясендә җиңүче дип таныды.

Бәйге алдыннан барлык катнашучылар өчен Казанда 10 көнлек махсус әзерлек программасы оештырылды. Бу вакыт эчендә кызлар милли мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр белән тирәнтен танышты, иҗади һәм шәхси үсеш трениннгларында катнашты.

Финал концерты татар халкының туган җиренә бәйләүче җиде төп кыйммәт – туган тел, дин һәм иман, милли тарих, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, гаилә, туган ил – тирәсендә корылды. Тамашачыларны Татарстан Республикасы дәүләт бию ансамбле дә үзенең милли биюләре белән сөендерде. Бәйге татар кызларының матурлыгы, акылы һәм рухи байлыгы ачык күренгән искиткеч кичә булып истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев