Әниләр һәм балалар “Яшьлек” яшьләр үзәгендә очрашты
Җәмгыять һәм без

Әниләр һәм балалар “Яшьлек” яшьләр үзәгендә очрашты

15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәгендә әниләр һәм балалар катнашында чара узды.

(15 май, “Апастово-информ”). 


Әлеге кичәне “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Алдынгылар” хәрәкәте, “Сәләт” иҗат үзәге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырды. 


Әниләр һәм балалар түгәрәк өстәл артында очрашты. Алар өчен төрле уеннар, сорау-җаваплар, мастер-класслар оештырылды. Балаларга күчтәнәчләр бирелде.
Гаилә бәхете символы булган ромашка чәчәгенә изге теләкләр, гаилә өчен иң кадерле, матур сүзләр язылды. Алардан гөлләмәләр төзелде. 
Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрик итте.
“Гаиләләр һәрвакыт тигез, тулы булсын, аларда бәхетле балалар тусын, алар пар канатлар астында үссен, үсеп җиткәч тә сөендереп торсыннар иде. Барыгызны да бәйрәм белән”, - диде ул. 


Чара чәй табыны артында тәмамланды.


Нет комментариев