Апас аграр көллиятендә дини очрашу узды
Апас мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов Биеш авылы Иоанна-Предтеченский храмы настоятеле, иерей Сергий Грязнов Апас аграр көллияте студентлары белән җылы һәм эчтәлекле очрашу үткәрделәр.
(3 апрель, “Апастово-информ”).
Очрашу барышында яшь буынны борчыган мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Традицион кыйммәтләрне саклау, гаилә институтының әһәмияте, шулай ук яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү юллары турында фикер алышынды. Чара дустанә рухта үтте, студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, эчкерсез әңгәмәдә катнаштылар.
“Мондый очрашулар төрле дин вәкилләре арасында үзара аңлашуны ныгытуга, яшьләрнең дөньяга карашын киңәйтүгә һәм җәмгыятьтә татулык, хөрмәт кебек кыйммәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә”, - ди район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев