Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтә: 1 көндә 4 алданучы
Соңгы көндә мошенниклар аеруча активлашкан.
(31 март, “Апастово-информ”).
“Социаль челтәрләрне “вату” очраклары ешайды. 1 көндә сылтамалар аша кереп зыян күргән 4 кеше мөрәҗәгать итте. Алар бар да танышлары телефоныннан килгән сылтамаларны ачучылар, тавыш бирергә омтылучылар”, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Мошенниклар төрле схемалар куллана.
“Тавыш бир”, “Фотоны кара”, фотода синме”, “штрафыңны түлә”, “ДТП фотосы” кебек сылтамалар килә. Кеше шул сылтама аша керә һәм мошенниклар аккаунтка керү мөмкинлеген ала. Кемнән генә килсә дә, сылтамаларга басмагыз, кодлар җыймагыз, бу сылтаманы бетерегез. Сылтаманы иң якын кешегез җибәрсә дә тикшерегез”, - ди Раил Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев