Апас мәктәбенең 6 класс укучылары “Апастово-информ” коллективы белән танышты.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Алар массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Сайтка хәбәрләр кую, газетага язма әзерләү, төсле экраннар аша мәгълүмат җиткерү үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук газетаның тарихы, редакциядә эшләгән өлкән хезмәткәрләр белән дә кызыксындылар.
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гөлнара Сөнгатуллина яңалыклар әзерләү хакында сөйләде, балаларны хезмәттәшлек итәргә, социаль челтәрләрне укып барырга чакырды.
Укучылар һәр бүлмәдә булдылар, кызыксынып күзәттеләр, утырып эшләп тә карадылар. Очрашу истәлеге итеп фотога да төштеләр.
Нет комментариев