Апас укучылары җәйге салат ясады
Җәмгыять һәм без

Апас укучылары җәйге салат ясады

Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге ресторанда Апас мәктәбе укучылары өчен кулинария мастер-класслары үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Бу юлы яшь кунакларга пешекче Гөлия Фирдүс кызы кунакчыллык һәм осталык бүләк итте. Ул кызларга һәркем яраткан, җәйге «Грек" салатын әзерләү процессын күрсәтте. Мәктәп укучылары ингредиентларны кисү һәм ясау серләрен белеп кенә калмадылар, ә үзләре дә тәҗрибәле остазлары белән бергә бу ризыкны ясадылар. Кызлар хуш исле чәй эчеп рәхәтләнеп үзләренең иҗат җимешләрен татып карадылар. 

Мондый очрашулар тәмле пешерергә өйрәтеп кенә калмый, ә чын аралашуга җылылык та бирә. Әлеге проект районның мөслимәләр берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла. Очрашуларда мөслимәләр берлеге вәкилләре дә катнаша.


Нет комментариев