Апас урта мәктәбенең “Шәфкатьлелек юлында” иреклеләр отрядының игелекле эшләре дәвам итә
Атна саен укучылар җәмгыятькә файдалы гамәлләр кылып, волонтёрлык хәрәкәтенә үзләреннән өлеш кертә.
(1 апрель, “Апастово-информ”).
Флорида Мифтахова җитәкчелегендәге егет һәм кызлар Апас “Алга” клубына килеп, көмеш волонтёрларга ярдәм күрсәтә. Эш барышында алар өлкәннәр белән тәҗрибә уртаклаша, хәрбиләргә гуманиатр ярдәм әзерләүдә үзләреннән өлеш кертә.
Бүгенге көндә иң мөһим теләкләрнең берсе - ил-көннәр тыныч булу, ир-егетләрнең исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтуы.
Шулай ук яшьләр эштән ял иткән арада скалодромда көч сынашып, осталыкларын күрсәтә, бер-берсенә мастер-класслар уздыра.
“Шәфкатьлелек юлында” отряды яшьләре киләчәктә дә игелекле гамәлләр кыларга әзер булулары хакында сүз бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев