Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов килде
Апаста урман хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү темасына киңәшмә узды.
(6 февраль, “Апастово-информ”).
Биредә урман хуҗалыгының 2025нче елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2026нчы елга районыбыз территориясендә урнашкан урман хуҗалыкларында янгын курыкынычсызлыгын тәэмин итү хакында сүз барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин эшчәнлек буенча чыгыш ясады һәм агымдагы елга бурычлар куйды. Ул шулай ук закон бозу очракларында штрафлар хакында да сөйләде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрсәтмәләр һәм киңәшләр бирде.
“Апас районында бу өлкәдә зур проблемалар килеп чыкканы юк. Шулай булуга карамастан, уяу булырга кирәклеген онытмасак иде. Бердәм, аңлашып эшлик. Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр булмасын”, - дип теләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев