Олы Бакырчы мәдәният йортында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле һәм Иске Йомралы мәдәният йортының “Асыльяр” кызлар вокаль ансамбле “Әтнәтуй” фестивалендә катнашты.
Алар татар халкының борынгы туй йолаларын сәхнәләштерделәр. Тамашачыларга кыз сорау, яучы җибәрү, килен төшерү, бирнә сандыгы тутыру кебек күренешләр тәкъдим иттеләр. Милли гореф-гадәтләрне чагылдырган чыгышларын моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үреп бардылар.
Районыбыз үзешчәннәре матур чыгышлары белән фестиваль кунакларына бәйрәм рухы бүләк итте һәм Әтнә тамашачысының җылы алкышларын яулап кайтты.
Нет комментариев