Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апасның “Кояшкай” балалар бакчасы – республикакүләм грант конкурсы җиңүчесе

Апас районының “Кояшкай” балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы – 2026» грант конкурсында җиңү яулады.


(23 март, “Апастово-информ”).

Әлеге җиңү нәтиҗәсендә балалар бакчасы билингваль белем бирүне үстерү, татар һәм рус телләрен өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.
Бүләкләү тантанасы Казанда узды. Быел конкурста Татарстанның 29 муниципаль берәмлегеннән 37 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Җиңүчеләрнең һәркайсына 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме каралган.
Әлеге грант чарасы билингваль белем бирү системасын камилләштерүгә, шулай ук заманча белем бирү мохите формалаштыруга юнәлдерелгән. Алдагы чорда балалар бакчасында яңа проектларны гамәлгә ашыру, белем бирү процессын тагын да баету планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев