Апаста 3 шоферга карар чыккан
Җәмгыять һәм без

Апаста 3 шоферга карар чыккан

Салмыш хәлдә руль артына утырган 3 машина йөртүчегә карата җәза бирелгән.

Соңгы 3 атна эчендә район җәмәгать судында административ хокук бозу – салмыш хәлдә машина йөртү очрагы буенча 3 эш каралган. Д.Р.Мөбариев, И.В.Самуллин, И.А.Мөхәммәтшин суд каршына басып, ялгыш гамәлен таныган. Суд тарафыннан алар 45 мең сум штраф һәм 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Бу хакта район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.


Нет комментариев