Апаста “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уеннар тәмамланды
“Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби- патриотик уенының муниципаль этабы төгәлләнде. Чара Болынбалыкчы урта мәктәбе базасында узды һәм ике көн дәвам итте.
(9 апрель, “Апастово-информ”).
Ярышларны “Алдынгылар хәрәкәте”, район мәгариф бүлеге һәм “Юнармия” патриотик хәрәкәте оештырды.
Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде. Барлыгы уенда 20 команда, ягъни 200 укучы катнашты.
Программа кысаларында балалар строй әзерлеге, тактик биремнәр, интеллектуаль викториналар һәм спорт эстафеталары аша сыналды. Командалар строй, көч һәм физик әзерлек, шулай ук тактик медицина юнәлешләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә барлык яшь категорияләрендә дә Апас урта мәктәбе командалары җиңү яулады.
Командаларга алдагы зона этабында да лаеклы чыгыш ясауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев