Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста архивлар һәм шәҗәрәләр турында сөйләштеләр

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.

(18 март, “Апастово-информ”).
Сәфәр кысаларында ул муниципаль архив эшчәнлеге белән танышты, төбәк тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләр белән очрашып, тарихи мирасны саклау һәм халыкка җиткерү мәсьәләләрен тикшерде.


Апас үзәк китапханәсендә кунакларны “Без тарихта эзлебез” фестиваленең муниципаль этабында  җиңү яулаган гаиләләрнең күргәзмәләре каршы алды. Республика кунаклары гаилә тарихларын, шәҗәрәләрне һәм буыннар чылбырын чагылдырган бай экспозиция белән таныштылар.
Төбәк тарихчылары белән узган очрашу дәүләт архивы белән тикшеренүчеләр берләшмәсе арасында диалогны ныгытуда мөһим адым булды. Киңәшмәдә нәсел шәҗәрәләре буенча актуаль мәсьәләләр, тарихи документлар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары, шулай ук архив материалларына район халкының керү мөмкинлекләрен киңәйтү юллары каралды.


Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, “Без – тарихта эзлебез” фестивале 2018нче елдан бирле үткәрелә һәм бүгенгә кадәр анда 2000нән артык гаилә катнашкан. 


“Алар арасында күпбалалы, күпмилләтле гаиләләр дә бар. Быел, мәсәлән, Казанда сигез милләтне берләштергән гаилә чыгыш ясады. Аларның тарихы аеруча кызыклы булды. Мондый гаиләләрдә һәр буын үз гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен балаларга тапшыра һәм бу традицияләр өзелмичә дәвам итә. Без Татарстанда шундый гаиләләр күп булуына сөенәбез һәм алар турында күбрәк сөйләргә тырышабыз. Апас районында да әлеге фестивальдә катнашып, җиңү яулаган гаиләләр шактый. Бүген алар үз нәселләренең династияләрен торгызу, шәҗәрәләр төзү аша үз тарихларын барлый”, - дип сөйләде ул.
Чара барышында тарихи документлар белән эшләүгә, гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга аерым игътибар бирелде. Бу эшләр аеруча Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия булуы турында әйтелде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин да бу юнәлешнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, һәркем үзенең шәҗәрәсен электрон форматта булдырып, уртак базага кертә алачак. 


“Без дә районыбызда бу юнәлештә махсус эшче төркем төзиячәкбез. Үзем дә үрнәк күрсәтеп, шәҗәрәмне электрон форматта тапшырачакмын. Мондый мәгълүматлар һәркем өчен дә ачык булырга тиеш”, - диде ул һәм кунакларга архив эшчәнлеген үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да уртак эшне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев