Биредә Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һәм 8 район вәкилләре катнашты.
“Бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрне карыйбыз. Көн тәртибенә 2 сорау кертелде. Беренчесе – социаль ятимлекне киметү, аны кисәтү буенча фикер алышачакбыз. Бу бүгенге көндә Россия Президенты тарафыннан куелган бурыч. Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясенең бу мәсьәлә шулай ук төп бурычларының берсе булып тора. Хәзерге вакытта бу проблема бигрәк тә кискен куелган. Гаиләләрне саклау, балаларны үз әти-әниләре тәрбиясендә калдыру бик мөһим. Икенчесе – балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең төп бурычы проблема булган вакыйгаларны, мәсьәләләрне тикшерү, алар өстендә эшләү, чишелешен табу. Барысын да уртага салып сөйләшәбез”, - диде Илсөяр Гарифуллина.
Район үзәк китапханәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретарьлары түгәрәк өстәл артында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.
Нет комментариев